Яңа китапларны тәкъдим итү (12+)

22 октябрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Вакыт, китап, мин» исеме астында яңа китапларны тәкъдим итү чарасы узды.
Балалар китапханәгә кайткан яңа әдәбият белән танышты. «Яңа исемнәр – яңа китаплар» дигән китап күргәзмәсендә фэнтези, роман, маҗаралар кебек төрле жанрлардагы китаплар тәкъдим ителде. Бу Н. Щербаның «Часодеи» сериясе, Е. Гаглоев «Зерцалия», Е. Собольның «Дарители» китаплары, шулай ук Никита Михалков исемендәге премия лауреатлары булган китаплар, Э. Веркин әсәрләре һ.б.лар. Балалар тәкъдим ителгән әсәрләрдә аларга безне әйләндереп алган чынбарлыкка тулырак карарга, камиллеккә омтылырга һәм үз сыйфатларын үстерергә мөмкинлек бирүче тугры дуслык, мәхәббәт, эчке дөнья, батырлыклар һәм геройларның башка лаеклы гамәлләре кебек төрле темалар күтәрелүе турында белде. 
Әлеге чара ярдәмендә балалар үзләре өчен әлегә кадәр таныш булмаган әсәрләрне ачты, үзләренә ошаган кызыклы китаплар исемлеген сайлап алды һәм инде яратып өлгергән басмалар арасында нинди дә булса яңалык тапты. 

Поделиться: